3 Һәм Исраил Алласы шөһрәтенең балкышы керубим өстеннән – үз урыныннан – Аллаһы йортының бусагасы янына күчте. Аннары Ул киндер киемле, билендә язу кирәк-яраклары булган кешене чакырып алды.
Раббының балкып торган шөһрәте, керубимнәр өстеннән күтәрелеп, йортның бусагасына күчкән иде; йорт эче – болыт белән, ишегалды исә Раббы шөһрәтенең балкышы белән тулган иде.
Мин тордым да тигез җиргә чыктым; анда мин, теге юлы Кебар елгасы буендагы сыман, Раббының балкып торган шөһрәтен күрдем дә йөзтүбән егылдым.
Теге чакта миңа тигез җирдә Аллаһыдан иңгән күренештәге сыман, минем каршымда Исраил Алласының балкып торган шөһрәте пәйдә булды.
Төньякка караган Югары капкадан, һәрберсе үз коралын тотып, алты кеше чыкты, араларында берсе киндер күлмәктән, билендә язу кирәк-яраклары бар иде. Бакырдан ясалган мәзбәх янына килеп җиткәч, алар туктап калдылар.