11 Һәм шунда киндер күлмәкле, билендә язу кирәк-яраклары булган кеше, хәбәр алып кайтып: – Мин һәммәсен дә Син кушканча эшләдем, – диде.
Караңгы өртеп, Син төн ясыйсың да барлык урман җәнлекләрен аякка бастырасың:
Шунда мин керубимнәрнең баш өстендәге гөмбәздән югарырак торган, зәңгәр якуттан ясалган тәхет сыман бер нәрсә күреп алдым.
Шуңа күрә Мин аларны кызганмаячакмын да, ярлыкамаячакмын да; Мин бары алар кылган гамәлләрне генә үз башына кайтарачакмын.
Төньякка караган Югары капкадан, һәрберсе үз коралын тотып, алты кеше чыкты, араларында берсе киндер күлмәктән, билендә язу кирәк-яраклары бар иде. Бакырдан ясалган мәзбәх янына килеп җиткәч, алар туктап калдылар.
Җиденче фәрештә үзенең касәсен һавага түкте, һәм Аллаһы йортыннан, тәхеттән: «Тәмамланды!» – дигән көчле тавыш яңгырады.
Беренче фәрештә китте һәм үзенең касәсен җир өстенә түкте. Җанвар тамгасы салдырылган һәм аның сынына табынган кешеләрдә чирканыч, яман җәрәхәтләр хасил булды.