1 Шуннан соң мин Аның: – Шәһәрне җәзага тартырга тиешле кешеләрнең һәркайсы кулына җимергеч коралын тотып килсен! – дип, каты итеп кычкырганын ишеттем.
Шуннан соң корбан бүләкләре һәм тулаем яндыру корбаны китерергә керештеләр. Еһү исә тышкы яктан сиксән кешене сакка куеп: – Әлеге кешеләрнең язмышын мин сезнең кулга тапшырам, әгәр берәрегез кемне дә булса качыра калса, качып котылган кеше урынына шуның җаны кыелыр, – дип кисәтеп куйган иде.
Аллаһы, Иерусалимне юк итәр өчен, Үзенең фәрештәсен юллады. Фәрештә Иерусалим каласын кырырга тотынгач, Раббы аны кызганды – җәза бирүдән баш тартты. – Җитәр, төшер кулыңны! – диде Ул фәрештәгә. Бу вакытта Раббы фәрештәсе явүси Орнан ындыры янына җиткән иде.
Раббы, мисырлыларны үтереп, ил буйлап йөргәндә, ишек яңагындагы һәм аркылы борыстагы канны күреп, бу йортны аяп калачак – Җан алучыга сезнең йортка керергә һәм сезне үтерергә юл куймаячак.
Мин шунда Хуҗа-Хакимнең авазын ишеттем, Ул: – Кемне җибәрергә Миңа? Безнең өчен кем барыр икән? – диде. – Мин барам, мине җибәр! – дидем.
Сионга барып сыеныр өчен ишарә бирегез – байрак күтәрегез! Хәвефсез урынга качыгыз, туктамагыз, чөнки Мин төньяктан бәла, зур һәлакәт җибәрәм».
Бу күренеш Аллаһы шәһәрне һәлак итәргә килгән чактагы һәм миңа Кебар елгасы буенда иңгән күренеш сыман иде. Мин җиргә йөзтүбән капландым.
Ул көчле тавыш белән: «Аллаһыдан куркыгыз һәм Аны данлагыз, чөнки Аның хөкем сәгате килде. Күкне, җирне, диңгезне һәм чишмәләрне Булдыручыга табыныгыз!» – диде.