5 Шунда Аллаһы миңа: – И адәм углы! Күзләреңне төньякка таба күтәреп кара, – диде. Мин күзләремне төньякка юнәлттем: анда, мәзбәх капкасының төньяк ягында, Раббының ачуын кузгаткан теге пот тора иде.
Әй халыклар, тыңлагыз! Колак салыгыз, җирдә яшәүчеләр –
Шәрә калкулыкларга текәлеп кара, син фахишәлек итмәгән берәр урын бармы анда?! Чүлдә сагалап утырган бәдәви сыман, юл читендә син сөяркәләреңне көттең. Фахишәлегең, явызлыгың белән җирне нәҗесләдең син.
Минем исемгә багышланган йортка үзләренең җирәнгеч потларын куеп, йортымны нәҗесләделәр.
Яһүдә халкы Минем күз алдымда явызлык кылды, – дип белдерә Раббы. – Минем исемгә багышланган йортка алар үзләренең җирәнгеч потларын куйдылар, шуның белән аны нәҗесләделәр.
Шуңа күрә, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: барлык җирәнгеч сыннарың вә әшәкелекләрең белән Минем изге йортымны нәҗесләгән өчен, Мин сине аударачакмын, һич кенә дә кызганып тормаячакмын, ярлыкамаячакмын.
Кулга охшаган нәрсә сузып, әлеге зат мине чәчләремнән эләктерде. Рух мине җир белән күк арасына күтәрде һәм Аллаһыдан булган күренештә Иерусалимгә, эчке ишегалдының төньяк капкасы төбенә китереп бастырды. Анда Раббының ачуын кузгаткан пот тора иде.