4 Теге чакта миңа тигез җирдә Аллаһыдан иңгән күренештәге сыман, минем каршымда Исраил Алласының балкып торган шөһрәте пәйдә булды.
Шунда – Боерыклар сандыгының капкачы өстендә, ике керубим арасында – синең белән очрашып, Исраил халкына Үземнең әмерләремне бирә торган булырмын.
Шунда Иремия: – Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла, Исраил Алласы, болай дип әйтә: «Әгәр син Бабил патшасының гаскәрбашларына бирелсәң, гомереңне саклап калырсың, шәһәргә дә ут салмаслар, үзең дә, гаиләң дә исән-имин булыр.
Һәм Исраил Алласы шөһрәтенең балкышы керубим өстеннән – үз урыныннан – Аллаһы йортының бусагасы янына күчте. Аннары Ул киндер киемле, билендә язу кирәк-яраклары булган кешене чакырып алды.
Без һәммәбез бөркәнчек ябылмаган йөзебез белән Раббының балкыган данын көзгедәй чагылдырабыз. Без балкыган данда бер дәрәҗәдән икенче дәрәҗәгә үзгәртеләбез һәм Раббыга охшаганнан-охшый барабыз. Моны Раббы эшли, ә Раббы ул – Рух.
Углы – Аллаһының данын чәчкән яктылык вә Аллаһы асылының төп-төгәл чагылышы. Ул һәммә нәрсәне Үзенең кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гөнаһларыннан пакьләндергәч, Ул күкләрдә Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырды.