Яхәзкыл 7:9 - Изге Язма9 Кызганып тормам Мин сине, ярлыкамам, йөргән юлларың вә әшәкелекләрең өчен җәзасын бирермен. Шул чагында Минем – Раббы, җәза бирүче Зат икәнемне белерсең. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шуннан соң, – дип белдерә Раббы, – Яһүдә патшасы Сәдыкыйяне, аның хезмәтчеләрен һәм шәһәрдә үләт зәхмәтеннән, кылычтан вә ачлыктан исән калган барча халыкны Бабил патшасы Нәбухаднессарга – аларны кырып бетерергә теләгән дошманнары кулына тапшырырмын. Патша аларны кызганмас та, рәхим-шәфкать тә күрсәтмәс, аямас та – һәммәсен кылычтан уздырыр“».