27 Патша хәсрәтләнер, түрәләр өметен өзәр, халыкның куллары калтырар. Мин аларның кылган гамәлләренә карап җәзасын бирермен, үз кагыйдәләре буенча хөкем итәрмен, һәм алар Минем Раббы икәнемне белерләр».
Шунда Исраил патшасы янына Аллаһы кешесе килеп әйтте: – Раббы болай ди: «Арамиләр: „Аларның Раббысы – тау Алласы, ул үзән Алласы түгелдер“, – дип әйткән өчен һәм сез Минем Раббы булуымны белсен өчен, әлеге дошман чирүен Мин синең кулга тапшырам».
Дошманнарың синең оятка калачак, яманнарның чатыры юкка чыгачак».
Казыган чокырларына халыклар үзләре төште, аяклары үзләре куйган ау тозагына эләкте.
Яман кешегә исә – кайгы! Бәхетсез ул, үзе кылганның җәзасын алачак.
Аларның үз-үзләрен тотышын вә кылган гамәлләрен күреп юанырсыз, чөнки Мин шәһәрдә эшләгәннәрнең юкка гына түгел икәнлеген белерсез». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Шуңа күрә, Исраил халкы, Мин сине хөкем итәм, һәркемне барган юлы буенча хөкем итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Абындыручы гөнаһларыгыз үзегезне һәлак итмәсен өчен тәүбәгә килегез, барлык җинаятьләрегездән ваз кичегез.
И син, Исраилнең җинаятьчел явыз хакиме, синең көнең килде, җәза сәгатең сукты синең!
Утраулардагы хакимнәрнең барысы да тәхеттән төшәр һәм, өсләрендәге япанчаларын, парча киемнәрен салып, куркынып, җиргә утырыр һәм, синең язмышыңны уйлап, калтыранып таң калыр.
Инде менә соңгы сәгатең сукты, синең өскә ачуымны яудырачакмын, йөргән юлларыңа карап хөкем итәчәкмен, барлык әшәкелекләрең өчен җавап бирергә мәҗбүр итәчәкмен.
Мин өйдә утыра идем. Яһүдә өлкәннәре да минем янда иде. Бу хәл алтынчы елның алтынчы аенда, айның бишенче көнендә булды. Анда миңа Хуҗа-Раббы кулы иреште.
«Шул чагында сез Раббы икәнемне, Үземнең изге тавым Сионда яшәвемне белерсез, – ди Раббы. – Иерусалим изге урын булыр, чит кавемнәр инде аның аша үтә алмас.
Нинди хөкем белән хөкем итсәгез, сез дә шундый хөкем белән хөкем ителерсез. Нинди үлчәм белән үлчәсәгез, сезгә дә шундый үлчәм белән үлчәп бирелер.
Рәхимлелек күрсәтмәгәннәргә хөкем рәхимсез булыр. Рәхимлелек исә хөкемнән өстен тора!