22 Мин алардан йөземне читкә борырмын, һәм алар Минем кадерле йортымны нәҗесләячәк – юлбасарлар, анда кереп, аны нәҗесләячәк.
Көнчыгыштан искән җил кебек, Мин аларны дошманнары күз алдында чәчеп-туздырып ташлармын, башларына бәла килгәндә, аларга йөзем белән түгел, аркам белән борылырмын».
Иерусалимнең йортлары, Яһүдә патшаларының сарайлары – түбәләрендә, барча күк җисемнәренә багышлап, хуш исле сумала-майлар көйрәтелгән һәм чит илаһлар хөрмәтенә шәраб бүләге китерелгән һәрбер йорт – Тофет сыман нәҗес булыр“».
Иерусалим халкы Миннән ваз кичте, бу урынны нәҗесләде. Алар үзләре белмәгән, ата-бабалары һәм Яһүдә патшалары да белмәгән чит-ят илаһларга корбаннар яндырдылар, шушы урында бер гаепсез кешеләрнең канын койдылар;
– Исраил халкына, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Менә, Мин Үземнең изге йортымны – сез горурланган ныгытманы, күзегезгә ямь, җаныгызга шатлык булган нәрсәне нәҗеслим, сез калдырып киткән угыл-кызларыгыз кылычтан һәлак булыр.