12 Шул вакыт килеп җитте, ул көн килеп иреште; җир сатып алган кеше куанмасын, сатарга мәҗбүр булган кеше кайгырмасын, чөнки барысына бик нык ачуым чыкты.
Сатып алучы: «Бик кыйммәт, бик кыйммәт», – дип сатулашыр, ә сатып алгач: «Очсызга алдым!» – дип мактаныр.
Сакчының җавабы шундыйдыр: «Таң атып килә, ләкин әле төн дәвам итә. Әгәр инде күбрәк беләсегез килсә, кабат килеп сорагыз».
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай ди: – Менә, Минем ачу-ярсуым бу җиргә, кешеләргә вә хайваннарга, кырда үскән агачларга вә җир биргән җимешләргә түгелә, һәм ул мәңге сүнмәс ялкын булып дөрләр.
Аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Бу гыйбарәне Мин юкка чыгарачакмын, Исраилдә андый сүзләр бүтән йөрмәячәк». Тагын аларга әйт: «Аллаһыдан иңгән һәртөрле күренешләрнең тормышка ашачак көне якынлаша.
Чөнки Раббының караңгы, төксе көне инде бик якын – халыкларга кайгылы ел җитеп килә.
Менә ул көн, менә ул килеп җитте! Бәла килде. Таяк чәчәк атты, тәкәбберлек бөреләнде.
Нинди дәһшәтле көн! Раббы көне җитеп килә, ул инде бик якын! Кодрәт иясе бу көнне һәлакәт яудырачак!
Раббының бөек көне инде якын, бик якын! Ул көн ашыгып килә. Раббы көнендә коточкыч тавыш кубачак, хәтта куркусыз сугышчылар да кычкырып елаячак!