Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 5:2 - Изге Язма

2 Камалу көннәре беткәч, чәчеңнең өчтән бер өлешен шәһәр уртасында яндыр; тагын бер өлешен шәһәр тирәсендә кылыч белән туракла; өченче өлешен җилгә туздыр, ә Мин, кылычымны кыныннан алып, шул чәчләрне эзәрлекләп китәрмен.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 5:2
19 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Чүлдән искән җил кибәкне туздыргандай, Мин сезне төрле якка сибәрмен.


Әгәр дә инде: «Кая китик соң без?» – дип сорасалар, аларга, Раббы болай дип әйтә, диген: «Үләт зәхмәтенә дучар ителгәне авырып үлсен, кылычка дучар ителгәне кылыч астына керсен, ачлыкка дучар ителгәне ачка интексен, әсирлеккә дучар ителгәне әсир китсен!»


Мин аларның үзләренә һәм ата-бабаларына биргән җирдән алар тәмам юкка чыкканчы, өсләренә кылыч, ачлык вә үләт зәхмәте җибәреп торырмын».


Яһүдә патшасы Сәдыкыйя хакимлегенең тугызынчы елында, унынчы айда Бабил патшасы Нәбухаднессар, үзенең бөтен гаскәре белән Иерусалим янына килеп, аны камап алды.


Сәдыкыйя хакимлегенең унберенче елында, дүртенче айның тугызынчы көнендә дошман шәһәрнең диварын җимереп төшерде.


Шуңа күрә Күкләр Хуҗасы Раббы, Исраил Алласы, болай ди: – Мин бу халыкка әрем ашатам, агулы су эчертәм.


Аларны үзләре дә, ата-бабалары да белмәгән халыклар арасына таратам, артларыннан кылыч җибәреп, тәмам кырып бетерәм.


Ә хаким тирәсендәгеләрнең һәммәсен – иярченнәрен вә барлык гаскәрен җилләргә таратырмын, кылычымны кыныннан алып, аларны эзәрлекләп китәрмен.


Аның гаярь сугышчылары кылычтан һәлак булачак, исән калганнары исә төрле тарафка таралачак. Шул чагында сез моны Мин, Раббы, әйткәнне белерсез».


аталар үз балаларын, ә балалар үз аталарын ашаячак; Мин сиңа хөкем оештырачакмын, исән калганнарны исә төрле тарафларга җилгә таратачакмын.


Синең халкыңның өчтән бер өлеше шәһәрдә үләт чиреннән вә ачлыктан кырылачак; өчтән бер өлеше шәһәр читендә кылычтан үләчәк; тагын бер өлешен төрле тарафларга җилгә таратачакмын һәм артыннан кылыч белән эзәрлекләячәкмен.


Әмма чәчеңнең берничә бөртеген алып, киемеңә төреп куй.


Үзегезне төрле халыклар арасына таратырмын һәм, кылычымны чыгарып, артыгыздан куармын – җирегез буш булыр, шәһәрләрегез җимерелер.


Дошманга әсирлеккә китеп барсалар, аларның җанын кыярга анда да кылычка әмер бирермен. Яхшылыкка түгел, ә бәлки аларның бәхетсезлегенә күземнән югалтмам аларны!»


Бөтен илдә, – дип белдерә Раббы, – халыкның өчтән ике өлеше юк ителәчәк, өчтән бере исән калачак.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ