Яхәзкыл 5:11 - Изге Язма11 Шуңа күрә, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм: барлык җирәнгеч сыннарың вә әшәкелекләрең белән Минем изге йортымны нәҗесләгән өчен, Мин сине аударачакмын, һич кенә дә кызганып тормаячакмын, ярлыкамаячакмын. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Аннары башкаларга: – Аның артыннан шәһәр буйлап йөрегез, берәүне дә кызганмыйча һәм ярлыкамыйча үтерегез; карт кешеме ул, яшь ирме, кызмы, баламы, ана кешеме – һәммәсенең җанын кыегыз. Ләкин маңгаенда тамга булган кешегә тимәгез. Бу эшне Минем изге йортымнан башлагыз, – дип әйткәнен ишеттем. Шулай итеп, алар Аллаһы йорты алдында торган өлкәннәрдән башладылар.