Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 48:8 - Изге Язма

8 – Яһүдә биләмәсе белән чиктәш, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылган махсус җир булыр, аның киңлеге – егерме биш мең терсәк, ә озынлыгы көнчыгыштан көнбатышка таба һәр ыругның биләмә озынлыгына тәңгәлдер. Шушы җирнең уртасында Изге йорт урнашыр.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 48:8
13 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Әй Сион кешеләре, сөенешеп тантана итегез, шатлык авазлары яңгырап торсын: Исраилнең изге Алласы сезнең арада, һәм Ул бөектер!»


Изге җир белән шәһәр биләмәсенең һәр ике ягындагы төбәк хаким кешегә тәгаенләнә. Аның җире егерме биш мең терсәк озынлыктагы изге биләмәдән көнчыгышка таба, илнең көнчыгыш чикләренә кадәр, һәм егерме биш мең терсәк озынлыктагы изге биләмәдән көнбатышка таба, илнең көнбатыш чикләренә кадәр сузылыр. Ыругларның биләмәләре буйлап урнашкан әлеге ике төбәк хакимнеке саналыр. Изге биләмә белән Изге йорт шушы ике төбәкнең уртасында урнашыр.


Шәһәрне әйләндереп алган диварның озынлыгы җәмгысы унсигез мең терсәккә тигез. Шушы көннән башлап, шәһәр «Раббы биредә» дип аталыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.


Раббыга тәгаенләнгән җирнең озынлыгы – егерме биш мең, ә киңлеге ун мең терсәк булыр.


Аллаһы йорты белән потлар арасында нинди уртаклык бар? Ә бит без – мәңге тере Аллаһының йорты, Аллаһы болай дигән: «Араларында торачакмын, йөриячәкмен, Мин – аларның Алласы, ә алар Минем халкым булыр».


Аллаһы бөтен тулылыгы белән Мәсихтә гәүдәләнеп яши.


Мин шәһәрдә Аллаһы йортын күрмәдем, чөнки бу шәһәрнең Аллаһы йорты – Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы Үзе һәм Бәрән.


Тәхеттән килгән көчле тавышны ишеттем: «Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аның халкы булачак һәм Аллаһы Үзе алар белән булачак, Ул аларның Алласы булачак.


Шәһәрдә ләгънәтләнгән бер нәрсә дә булмаячак, анда Аллаһының һәм Бәрәннең тәхете торачак, коллары Аңа хезмәт итәчәкләр.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ