7 Яһүдә җирләре, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылып, Рубин биләмәсе белән чиктәш булыр, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Лия тагын йөккә узды, дүртенче углын тапты һәм: «Бу юлы инде Раббымны данлыйм», – дип, яңа туган углына Яһүдә дип исем кушты. Шуннан соң Лия бүтән бала тапмас булды.
Яһүдә угылларының биләмәсе артык зур булу сәбәпле, Шимун угылларына җир алар өлешеннән бүлеп бирелде. Шул рәвешле, шимуннарга тәгаенләнгән җирләр яһүдиләр биләмәсе эчендә булды.