Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 45:8 - Изге Язма

8 Бу җир аның Исраилдәге биләмәсе булыр. Минем хакимнәрем моннан ары Минем халкымны җәберләмәс, Исраил ил-йортындагы ыругларга калган җирдән файдаланырга мөмкинлек бирер.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 45:8
18 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Зиһенсез хөкемдар күп җәбер-золым кылыр, ә комсызлыкны кире кагучы озак идарә итәр.


Ләкин синең күзләрең дә, йөрәгең дә файда ягын гына карый, гаепсез кешенең канын түгү, җәберләү һәм талау турында уйлый».


«Менә, шундый көннәр җитәр, Давыт нәселеннән тәкъва бер үсенте үстерермен, – дип белдерә Раббы, – һәм ул акыл белән идарә итүче, җирдә гадел хөкем вә дөреслек урнаштыручы патша булыр.


Үзенең бер баласын үстерде ул; һәм баласы яшь арыслан булып җиткәч, үзенә ризык табарга өйрәнде – кешеләрне ашады.


Аларның ныгытмаларын харап итте, шәһәрләрен бөлдерде; аның үкерүеннән җирләр һәм шунда яшәүчеләр калтырап торды.


Синдәге башлыклар табышны ботарлаучы бүреләр кебек; хаксыз керем алыр өчен, кешеләрнең канын коялар, җаннарын һәлак итәләр.


Кара, синең Исраил хакимнәрең, көч кулланып, кеше канын койды.


Хаким кеше халыкны үз биләмәләреннән кысып чыгарып, аларның җирләрен үзенә ала алмый; балаларына ул үз биләмәсен генә мирас итеп калдыра ала; Минем халкымнан беркем дә үз биләмәсеннән куылырга тиеш түгел».


Исраилнең исән калган халкы бүтән яманлык кылмас, ялган сүз сөйләмәс, телләрендә мәкер булмас; көтүлектә утлап йөргән сарыклар сыман, тамаклары туйгач, алар ятып ял итәр, һәм аларны һичкем борчымас».


Сез исә ярлыларны мәсхәрәлисез. Сезне җәберләүчеләр һәм мәхкәмә алдына сөйрәүчеләр – байлар түгелмени инде?!


Шулай итеп, Раббы Мусага әйткәнчә, Ешуа әлеге җирләрнең бөтенесен яулап алып, Исраилнең барлык тармакларына биләмәгә бүлеп бирде. Җир, ниһаять, сугышлардан тынып калды.


Бөтен илне үзара бүлеп бетергәннән соң, исраилиләр үз җирләреннән Нун углы Ешуага өлеш чыгардылар.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ