4 Бу изге җир Изге йортта Раббы хозурында хезмәт итүче руханиларныкы булыр: аларның йортлары да, Изге йорт өчен изге урын да шушында булыр.
Теге ир миңа: – Көньякка караган бу бүлмә – Изге йортта хезмәт итүче руханилар өчен;
ә төньякка караганы мәзбәх тирәсендә хезмәт итүче руханилар өчен тәгаенләнгән. Әлеге руханилар – Садыйк нәселеннән булып, Раббыга хезмәт итәргә лаек булган бердәнбер левиләр, – диде.
Минем алда хезмәт күрсәтергә тиешле Садыйкның нәсел варисларына, левиләрдән булган руханиларга, гөнаһ йолу корбаны өчен бер үгез бозауны бир.
Руханилар өчен биләмә – Мин Үземдер, Исраилдә аларга биләмәгә җир бирмәгез – аларның биләмәсе Мин Үзем булырмын.
Җирәбә салып җирегезне биләмәләргә бүлгән чакта, Раббыга егерме биш мең терсәк озынлыкта вә егерме мең терсәк киңлектә изге җир бүлеп бирегез; әлеге җир изгедер.
Әлеге изге җирдә егерме биш мең терсәк озынлыкта вә ун мең терсәк киңлектә җир бүлеп алынсын: анда Изге йорт, иң изге урын булыр.
– Яһүдә биләмәсе белән чиктәш, көнчыгыштан көнбатышка таба сузылган махсус җир булыр, аның киңлеге – егерме биш мең терсәк, ә озынлыгы көнчыгыштан көнбатышка таба һәр ыругның биләмә озынлыгына тәңгәлдер. Шушы җирнең уртасында Изге йорт урнашыр.
Корахка һәм аның тарафдарларына ул: – Иртәгә таңда Раббы кемнең Аныкы һәм изге булуын, кемгә Раббыга якынлашырга яравын күрсәтер. Раббы кемне сайлап алса, шул Аңа якынлаша алыр, – диде. –