9 Бу бүлмәләргә астан, тышкы ишегалдыннан керер өчен, көнчыгыш якта капка ясалган.
Раббы миңа: – И адәм углы! Мин сиңа Раббы йортының барлык кагыйдәләре вә кануннары турында сөйлим – игътибарлы бул, әйбәтләп тыңла, күзләрең белән әйбәтләп кара; Изге йортка керә торган һәм аннан чыга торган юлларга аеруча игътибар ит.
Аннары теге ир мине капка янындагы юлдан руханиларның төньякка караган изге бүлмәләренә алып килде, шунда, көнбатыш якта, бер урынны күрсәтте.