6 Өченче каттагы бүлмәләрнең, ишегалдындагы сыман, баганалары юк, шуңа күрә аларның идәне түбәнге вә урта кат бүлмәләрнекеннән азрак урын алып тора.
Түбәнге каттагы бүлмәләрнең ишеге йортның көньягында иде. Әйләнмәле баскычтан икенче катка менәсе, икенчедән өченчегә күтәреләсе.
Ян бүлмәләр берсе өстендә берсе өчәр рәт урнашып, һәр рәттә утызар бүлмә иде. Изге йорт дивары буйлап ясалган чыгынтылар ян бүлмәләргә терәк буларак хезмәт итә; шулай итеп, бүлмәләр йорт диварына терәлеп тормый иде.
Өске бүлмәләр таррак, чөнки алар алдындагы әйваннар түбәнге вә урта бүлмәләрнекенә караганда киңрәк урын алып тора иде.