8 Һәм мин Изге йорт нигезенең күтәртебрәк эшләнгән булуын һәм аның ян бүлмәләр өчен нигез вазифасын башкаруын күрдем. Нигезнең биеклеге бер таякка – тулы алты терсәккә тәңгәл иде.
Шунда мин Изге йортның ишегалдын уратып алган диварны күрдем. Теге ирнең кулындагы үлчәү таягы алты терсәккә тәңгәл булып, әлеге терсәк бер уч киңлеген өстәп санала иде. Ир диварны үлчәде – аның калынлыгы да, биеклеге дә бер таякка тәңгәл булды.
Терсәк белән үлчәгәндә (аның озынлыгы терсәктән һәм бер уч иңеннән гыйбарәт), мәзбәхнең зурлыгы әнә шундый: улагының тирәнлеге һәм киңлеге – бер терсәк; читләре буйлап бер карыш киңлектәге кысасы бар. Мәзбәхнең биеклеге менә шундый:
Шәһәр тигезьяклы дүртпочмак булып урнашкан: аның озынлыгы киңлегенә тигез иде. Фәрештә шәһәрне таяк белән үлчәде, ул унике мең стадия булды. Озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге бертигез.