Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 40:5 - Изге Язма

5 Шунда мин Изге йортның ишегалдын уратып алган диварны күрдем. Теге ирнең кулындагы үлчәү таягы алты терсәккә тәңгәл булып, әлеге терсәк бер уч киңлеген өстәп санала иде. Ир диварны үлчәде – аның калынлыгы да, биеклеге дә бер таякка тәңгәл булды.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 40:5
10 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Авызыбыз шатлыктан ерылды, телебездән сөенеч авазлары түгелде. Чит халыклар әйттеләр: «Раббы аларга бөек эш кылды!» – диделәр.


Ул көнне Яһүдә җирендә мондый җыр җырланачак: «Безнең калабыз көчле! Раббы – безнең Коткаручыбыз, дивар-ныгытмабыз кебек Ул.


Синең җиреңдә көчләү-изү турында бүтән ишетелмәс, чикләрең эчендә талау вә бөлгенлек турында сүз бармас. Диварларыңны син – Котылу, капкаларыңны Мактау дип атарсың.


Һәм мин Изге йорт нигезенең күтәртебрәк эшләнгән булуын һәм аның ян бүлмәләр өчен нигез вазифасын башкаруын күрдем. Нигезнең биеклеге бер таякка – тулы алты терсәккә тәңгәл иде.


Изге йортның эчен үлчәп бетергәч, ул мине көнчыгышка караган капкадан алып чыгып, Изге йортны тышкы яктан үлчи башлады.


Шул рәвешле, Изге йортны ул һәр дүрт яктан үлчәп чыкты; изге урынны изге булмаган урыннан аеру өчен, ишегалды тирәли корылган диварның озынлыгы һәм киңлеге бишәр йөз терсәк иде.


Терсәк белән үлчәгәндә (аның озынлыгы терсәктән һәм бер уч иңеннән гыйбарәт), мәзбәхнең зурлыгы әнә шундый: улагының тирәнлеге һәм киңлеге – бер терсәк; читләре буйлап бер карыш киңлектәге кысасы бар. Мәзбәхнең биеклеге менә шундый:


Башан патшасы Ог рефаимнәр токымыннан соңгы кеше булып, аның тимердән ясалган табуты аммониләрнең Рабаһ шәһәрендә әле дә саклана; табутның озынлыгы, кабул ителгән үлчәм буенча, – тугыз терсәк, иңе дүрт терсәк иде.


Дивары бик зур һәм биек, унике капкалы, капкалары янында унике фәрештә бар. Капкаларында Исраил халкының унике ыругының исемнәре язылган.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ