Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 40:44 - Изге Язма

44 Эчке ишегалдында, эчкәре капка янәшәсендә ике бүлмә булып, аларның төньяк капка янындагысы – көньякка, ә көньяк капка янындагысы төньякка карый иде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 40:44
13 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Көнчыгыш капканың диварларында һәр ике яклап өчәр куыш эшләнгән; аларның өчесе дә бер зурлыкта; һәм һәр ике яктагы диварлар да бер озынлыкта иде.


Аннары әлеге ир мине тышкы ишегалдына алып керде. Ишегалдын әйләндереп алган диварлар буйлап эчке яктан басма эшләнгән булып, басмада утыз бүлмә урнашкан иде.


Көнчыгыш һәм төньяк капкалар каршында эчке ишегалдына керә торган капкалар бар; теге ир әлеге капкалар арасын үлчәде – ул йөз терсәк булды.


Эчке ишегалдының көньягында да капка бар иде, һәм теге ир шушы капка белән көньяктагы тышкы капка арасын үлчәде – ул йөз терсәк булды.


Аның сакчылар өчен куышлары, куышлар арасындагы диварлары һәм болдыры башка капкаларныкына охшаш, капка диварларында вә болдырында һәр яклап тәрәзәләр бар иде. Капка диварларының озынлыгы – илле терсәк, ә аларның арасы – егерме биш терсәк.


Капка болдырында ишекле бүлмәләр булып, анда тулаем яндыру корбаннарын юалар иде.


Диварларга уч киңлегендәге ыргаклар беркетелгән, ә өстәлләргә корбан ите салына иде.


Капка диварларындагы сакчы куышларының буе һәм иңе бер таяк булып, куышлар арасы биш терсәк иде. Эчке яктан болдыр янындагы капка бусагасы бер таяк киңлектә иде.


Бер-берегез белән мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар аша аралашыгыз, күңелегездән Хакимне данлап җырлагыз.


Мәсихнең сүзе сездә бар муллыгы белән урнашсын. Бер-берегезне һәр төрле зирәклек белән өйрәтегез һәм үгетләгез. Рәхмәт әйтеп, Аллаһыга мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар җырлагыз.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ