23 Көнчыгыш һәм төньяк капкалар каршында эчке ишегалдына керә торган капкалар бар; теге ир әлеге капкалар арасын үлчәде – ул йөз терсәк булды.
Тышкы капканың эчке ягыннан эчкәре капканың тышкы ягына кадәр йөз терсәк булды; көнчыгыш һәм төньяк тарафта да шулай ук иде.
Эчке ишегалдында, эчкәре капка янәшәсендә ике бүлмә булып, аларның төньяк капка янындагысы – көньякка, ә көньяк капка янындагысы төньякка карый иде.
Аннары ул дүртпочмаклы эчке ишегалдын үлчәде – аның иңе йөз, озынлыгы да йөз терсәк булды. Мәзбәх исә шунда, Изге йортның каршысында урнашкан иде.