13 Аннары ул бер куышның арткы диварыннан каршы яктагы куышның арткы диварына кадәр үлчәде – ул ара егерме биш терсәк булды.
Алгы яктан һәр куышны бүлеп алган киртәнең биеклеге вә калынлыгы бер терсәк; куышларның һәр ягы алты терсәккә тәңгәл.
(Шулай ук ишегалдына чыга торган болдырны үлчәп, шундагы капка диварының биеклеге алтмыш терсәк тәшкил итте.)
Аның һәр ике ягындагы өчәр сакчы куышы, алар арасындагы диварлар һәм болдыр беренче капканыкы кебек иде. Капка диварларының озынлыгы илле, ә аларның арасы егерме биш терсәк булып,