1 Сөргенгә китүебезнең егерме бишенче елы башлануга, айның унынчы көнендә (шәһәр җимерелгәннең ундүртенче елында) мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Ул мине Исраилгә күчерде.
Бөтен Исраил җәмәгатьчелегенә әйтегез: бу айның унынчы көнендә һәр ир кеше үз гаиләсе өчен бер бәрән алсын – һәр гаиләдә бер бәрән булсын.
нәкъ дүрт йөз дә утыз ел тулган көнне Раббының барлык гаскәре Мисырдан чыгып китте.
– Беренче айның беренче көнендә Очрашу чатырын кор.
Шуннан соң Аллаһы Рухы иңдергән күренештә Рух мине күтәреп алды да килданиләр җиренә, сөрелгәннәр арасына күчереп куйды. Аннары миңа иңгән әлеге күренеш юкка чыкты.
Егерме җиденче елда, беренче айның беренче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:
Рух мине күтәрде дә алып китте, һәм мин, кәефсезләнеп, рухым әсәрләнгән хәлдә ары атладым – үз өстемдә мин Раббының көчле кулын тойдым.
Биредә мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым. Раббы миңа: – Кузгал, тигез җиргә чык, Мин шунда синең белән сөйләшәчәкмен, – диде.
Уникенче елда, уникенче айның беренче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:
Уникенче елда, айның унбишенче көнендә миңа Раббы сүзе килеп иреште:
Сөргенгә китүебезнең уникенче елында, унынчы айның бишенче көнендә Минем янга Иерусалимнән качкан бер кеше килде һәм: «Шәһәр җимерелде!» – диде.
Мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Раббы Рухы мине, шәһәрдән чыгарып, үзән уртасына китереп бастырды. Әлеге үзән сөякләр белән тулы иде.
Мин өйдә утыра идем. Яһүдә өлкәннәре да минем янда иде. Бу хәл алтынчы елның алтынчы аенда, айның бишенче көнендә булды. Анда миңа Хуҗа-Раббы кулы иреште.
Раббының көнендә мине Рух чолгап алды һәм артымда быргыдан чыккандай көчле тавыш ишеттем.