9 Бодай белән арпа, ногыт, ясмык, тары, борай алып, аларны бер савытка сал да үзеңә икмәк пешер, ул икмәкләр син кырын ятарга тиешле көннәр санынча булсын; өч йөз туксан көн буена ашарсың син аларны.
Шуннан соң Ягъкуб Эсауның алдына ясмык ашы белән икмәк китереп куйды. Эсау ашады, эчте дә, торып, чыгып китте. Ана карыныннан беренче булып туу хокукына аның исе дә китмәде.
Ә бодай белән борай исә, соңрак өлгергәнгә күрә, исән калды.)
Юк, җирне тигезләгәч, ул анда укроп, әнеч, рәт-рәт итеп бодай, арпа чәчә, кыр читенә борай чәчә.
Раббы: – Шулай итеп, исраилиләр үзләренең нәҗес икмәкләрен Мин куып җибәргән чит халыклар алдында ашарлар, – диде.
Тагын Ул болай диде: – И адәм углы! Иерусалимгә ризык китерүгә Мин чик куярмын, үлчәп бирелгән икмәкне хәвефләнеп ашаячаклар анда, үлчәп бирелгән суны да куркып эчәчәкләр.