6 Моны үтәгәннең соңында, икенче мәртәбә инде уң ягыңа ятып, Яһүдә йорты гөнаһлары кырык көн буена синең өстә булыр: бер көнне бер ел итеп билгеләдем Мин сиңа.
Сез ул җирне кырык көн карап йөрдегез, һәм шул көннәр хисабынча, һәр көн өчен бер ел исәбеннән, ягъни кырык ел дәвамында, гөнаһларыгыз өчен михнәт чигәчәксез. Менә шуннан соң инде Минем тарафтан кире кагылуның нәрсә икәнлеген яхшы беләчәксез».
Бу еланнан качып, үзе өчен чүлдә әзерләнгән урынга очсын дип, хатынга зур бөркетнең ике канаты бирелде. Аны анда ел, ике ел һәм тагын ярты ел хәстәрләп торачаклар.
Җанварга тәкәбберләнергә һәм көфер сүз сөйләргә ирек куелды. Аңа кырык ике ай дәвамында хакимлек итү хокукы бирелде.
Кешеләрнең өчтән бер өлешен үтерер өчен, бу сәгатькә, көнгә, айга һәм елга әзерләп тоткан фәрештәләр азат ителделәр.