5 Аларның гөнаһ кылган елларын Мин сиңа көннәр саны белән билгеләдем: Исраил халкының гөнаһлары синең өстә өч йөз туксан көн дәвамында булыр.
Без барыбыз сарыклар сыман адашып йөрдек – һәркайсыбыз үз юлында булды, ә Раббы барыбызның гөнаһларын аның өстенә өйде.
Җинаятьләрне туктату, гөнаһ һәм гаеп эшләрдән арыну өчен, мәңгелек хаклык-дөреслек урнаштыру, иңгән вәхинең дә, пәйгамбәрнең хаклыгын да раслау, Иң изге бүлмәне май сөртеп изгеләштерү өчен, синең халкыңа һәм синең изге шәһәреңә җитмеш тапкыр җидешәр ел вакыт билгеләнде.
Сез ул җирне кырык көн карап йөрдегез, һәм шул көннәр хисабынча, һәр көн өчен бер ел исәбеннән, ягъни кырык ел дәвамында, гөнаһларыгыз өчен михнәт чигәчәксез. Менә шуннан соң инде Минем тарафтан кире кагылуның нәрсә икәнлеген яхшы беләчәксез».