17 Чөнки ашарга – икмәкләре, эчәргә сулары җитәрлек булмаячак; алар бер-берсен күреп куркып калачак, алар үз гөнаһларыннан үзләре хәлсезләнәчәк.
Шәһәр камалышта калганнан соң, анда коточкыч ачлык башланып, бер ишәк башының бәһасе хәтта сиксән шәкыл көмешкә, чирек каб күгәрчен тизәгенең бәһасе исә биш шәкыл көмешкә бәрабәр булды.
Раббы болай дип әйтә, диген: «Шушы урынга һәм шушында яшәүчеләргә Мин бәла-каза җибәрермен – Яһүдә патшасы Йошия каршында укыган китапта телгә алынган барлык ләгънәт-каһәрләрне яудырырмын.
башыгызда баш киеме, аягыгызда аяк киеме булыр, хәсрәтләнмәссез дә, зарланмассыз да, кылган гөнаһларыгыздан әкрен генә сызып ыңгырашып торырсыз.
Син, адәм углы, Исраил халкына болай дип әйт: «Сез: „Җинаятьләребез вә гөнаһларыбыз безгә тынгы бирми, шулар аркасында инде сүнеп барабыз, ничек яшәргә безгә?!“ – дисез».
Мин сезнең икмәгегезне бетерермен; шунлыктан, икмәк пешерер өчен, ун хатынга бер мич җитәр, һәм икмәк үлчәп кенә бирелер; сез ашарсыз, әмма туймассыз.
Ә инде исән калучылар булса, алар үзләренең һәм ата-бабаларының гөнаһлары өчен дошман җирендә череп бетәр.
Су эчәр өчен, кешеләр, каңгырып, бер шәһәрдән икенчесенә йөрер, әмма анда да сусыннары басылмас иде. Тик шунда да сез Миңа килеп сыенмадыгыз! – ди Раббы. –