11 Суыңны да үлчәп эч, һинның алтыдан бер өлешен эч; билгеләнгән вакытта шулай эчкәләп тор.
Менә, акылсызлыгы өчен минем халкым сөрген китәчәк, аның аксөякләре ачтан үләчәк, гади халкы сусаудан җәфаланачак.
Ашыйсы ризыгыңны көнгә егермешәр шәкыл үлчәп аша; билгеләнгән вакытта шуны ашап тор.
Ризыкны арпа көлчәсе ашагандай ашарсың, кеше күз алдында адәм тизәге яндырып пешерерсең син аны.
Тагын Ул болай диде: – И адәм углы! Иерусалимгә ризык китерүгә Мин чик куярмын, үлчәп бирелгән икмәкне хәвефләнеп ашаячаклар анда, үлчәп бирелгән суны да куркып эчәчәкләр.
Аллаһы җибәргән Зат Аллаһы сүзләрен сөйли бит, Аллаһы Үз Рухын үлчәмичә бирә.