1 И адәм углы! Кирпеч алып, аны үз алдыңа куй һәм шунда Иерусалимнең рәсемен яса.
Төзелгән көненнән алып бүгенгә кадәр бу шәһәр Мине ачуландыра һәм ярсыта, шуның өчен Мин аңардан ваз кичәмен.
Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Иерусалимгә һөҗүм итәр өчен, агач кисегез, шәһәр тирәли туфрак өемнәре күтәрегез! Бу шәһәрне җәза көтә, чөнки ул җәбер-золым белән тулган.
– Син, адәм углы, Бабил патшасының кылычы киләсе ике юлны билгелә. Алар икесе дә бер үк җирдән башлансыннар; һәм шәһәргә керә торган юллар чатында билге ясап куй.
Пәйгамбәрләргә сүз катып, аларга Мин байтак күренешләр ирештердем, алар аша халыкка гыйбрәтле хикәяләр җиткердем.
«Җир йөзендәге барча халыклар арасыннан Мин фәкать сезне сайлап алдым, шуңа күрә кылган барлык гөнаһларыгыз өчен сезне җавапка тартачакмын!»