Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 38:14 - Изге Язма

14 Шуңа күрә, адәм углы, Гогка пәйгамбәрлек ит, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Юлга кузгалган көндә син Минем халкым Исраилнең хәвеф-хәтәрсез яшәгәнен белмәссеңме?!

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 38:14
10 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ул патшалык иткән заманда, Яһүдәгә котылу килер, Исраил хәвеф-хәтәрсез яшәр, һәм аны „Раббы – безнең хакка дөреслек урнаштыручы!“ дип йөртерләр».


Изге урынымны мәңгегә алар арасында урнаштыргач, башка халыклар Мин Раббының Исраилне изгеләндерүен белерләр».


Син: „Коймалар белән әйләндереп алынмаган торак урыннарда тыныч-имин яшәүче халык өстенә барам – диварлары да, бикләре дә, капкалары дә юк аларның.


– И адәм углы! Магог җирендәге Гогка – Мешех вә Түбәл җирләренең баш хакименә йөзеңне борып, аңа каршы пәйгамбәрлек сүзеңне әйт,


Еллар узып, күп көннәр үткәч, сине чакырып алырлар, һәм син сугыштан соң тернәкләнгән, кешеләре башка халыклар арасыннан җыеп алынган җиргә, күптән бушап калган Исраил тауларына һөҗүм итәрсең. Анда яшәүчеләр, кайчандыр башка халыклар арасыннан кире кайтарылып, хәзер тыныч-имин көн күрәләр.


Менә шул көннәрдә, шул вакытта, Яһүдә белән Иерусалимне әсирлектән коткаргач,


«Шулай, – ди Раббы, – Минем килүемне көтегез. Ул көнне Мин ганимәт җыярга чыгармын, чөнки Мин карар кылдым: халыкларны вә барча патшалыкларны бергә туплап, алар өстенә ярсуымны чәчәрмен, каһәремне яудырырмын; көнчелек утым бөтен дөньяны көйдереп бетерер».


Сезне талаган халыклар янына шөһрәтле Күкләр Хуҗасы Раббы мине җибәрде, чөнки сезгә кагылган зат Аның күз карасына кагылган саналадыр.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ