Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 38:12 - Изге Язма

12 Аларны талыйм, малларын алам; яңадан кеше яши башлаган хәрабәләргә, төрле халыклар арасыннан җыеп алынган, терлекләре вә милке булган, дөньяның уртасында яшәгән халыкка кул салам“, – дисең.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 38:12
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Мин Ашшурны денсез халыкка, ачуымны чыгарган кавемгә каршы җибәрәм: таласын ул аны, байлыгын тартып алсын, үзен урам пычрагын таптагандай таптасын.


Ләкин сине ашаганнарның һәммәсен дә ашарлар, барлык дошманнарың үзләре әсир китәр, сине талаганнар үзләре таланыр, сине табыш иткәннәрнең үзләрен табыш итәрмен.


Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин Бабил патшасы Нәбухаднессарга Мисыр җирен бирәм, һәм ул, аның байлыгын кулына төшереп, талап җыелган малны гаскәренә өләшер.


Еллар узып, күп көннәр үткәч, сине чакырып алырлар, һәм син сугыштан соң тернәкләнгән, кешеләре башка халыклар арасыннан җыеп алынган җиргә, күптән бушап калган Исраил тауларына һөҗүм итәрсең. Анда яшәүчеләр, кайчандыр башка халыклар арасыннан кире кайтарылып, хәзер тыныч-имин көн күрәләр.


Ашдодта яшәүчеләрне һәм Ашкылундагы хөкемдарлык таягының иясен юк итәрмен; кулымны Экронга каршы сузармын, һәм пелештиләр соңгы кешесенә кадәр һәлак булыр!» – ди Хуҗа-Раббы.


Раббы фәрештәсе: «И Күкләр Хуҗасы Раббы! Кайчангача Син Иерусалимгә һәм Яһүдә шәһәрләренә шулай мәрхәмәтсез булырсың икән? Син инде җитмеш ел буена аларга ачу тотасың», – диде.


Тагын шуны белдер, Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә, диген: „Минем шәһәрләремә кабат бәрәкәт киләчәк, Сионны юатып, Иерусалимне яңадан Үз шәһәрем дип игълан итәчәкмен“».


«И кылыч, якын күргән көтүчем өстенә күтәрел! – дип белдерә Күкләр Хуҗасы Раббы. – Көтүчене үтер, һәм сарыклар таралышыр, шунда Мин саклаучысыз калган бәрәннәргә каршы кулымны күтәрермен.


Әмма Гагал, янә сүзен башлап: – Әнә, тау башыннан кешеләр төшеп килә, күрәзәчеләр имәне яныннан да бер төркем якынлаша, – диде.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ