Яхәзкыл 38:11 - Изге Язма11 Син: „Коймалар белән әйләндереп алынмаган торак урыннарда тыныч-имин яшәүче халык өстенә барам – диварлары да, бикләре дә, капкалары дә юк аларның. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Ир-егетләр юлга кузгалдылар. Лаишка килеп җиткәннән соң, биредә яшәүче халыкның, сидунлылар кебек үк, ваемсыз гына, тыныч һәм һичнәрсәдән курыкмыйча гомер итүләрен күрделәр. Бу якларда әлеге халыкны кысрыклаучы, җирләшкән урыннарыннан куучы, алар өстеннән хакимлек итәргә омтылучы юк иде – сидунлылардан алар ерак, ә күршеләре белән аралашмый иделәр.