8 Күктәге барлык яктырткычларны синең өстә сүрелдерермен, җиреңне караңгылык белән урап алырмын, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. –
Аллаһы: – Күк гөмбәзендә җир йөзен яктырта торган, көнне төннән аера торган яктырткычлар булсын! – дип боерды. – Алар вакыт, ел фасылы һәм көн исәбе галәмәтләрен күрсәтеп торсыннар. Һәм нәкъ шулай булды.
Ул әмер бирсә – Кояш калыкмый, мөһер сугып, йолдызларның яктысын каплый.
Мусаның күккә кул сузуы булды, бөтен Мисыр өстен тоташ караңгылык каплап алды.
Ата-анасына яман телләнүченең гомер шәме дөм караңгылык эчендә пыскып сүнәр.
Күктәге йолдызлардан вә йолдызлыклардан якты төшмәс, чыккан чагында, кояш сүрән булыр, ай да үз яктысын бирмәс.
Барлык күк җисемнәре янып бетәчәк, күкләр кулъязма төргәгедәй бөтерелеп киләчәк; бөтен күк җисемнәре, йөзем куагының яфраклары вә инҗир агачының җимеше кебек, саргаеп шиңәчәк.
Алар алдында җир вә күкләр тетрәп торыр, кояш белән айның йөзе каралыр, йолдызларның нуры сүнәр.
Ул көнне яктылык та, салкынлык та булмас.