5 Итеңне тауларга таратып, үзәннәрне сөякләрең белән тутырырмын.
Рәхимсезлеге белән аерылып торган чит халыклар аны кисеп аударды да ташлап китте. Аның зур ботаклары таулар вә үзәннәр өстенә ауды, тарлавыкларга сынып төште. Җирдәге бар халыклар, аның күләгәсеннән чыгып, аны ташлап киттеләр.
Синең тауларыңны мәет белән тутырам; калкулыкларыңда, үзәннәреңдә, барлык тарлавыкларыңда кылычтан һәлак булганнар егылып ятачак.
Бөтен гаскәрләрең вә янәшәңдәге бар халыклар белән бергә син Исраил тауларында һәлак булырсың; сине һәртөрле ерткыч кошларга вә кыргый җәнлекләргә азык итеп бирермен.