3 Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: „Күп халыклар белән бергәләп Мин сиңа ятьмә салырмын, алар сине сөрәкә белән тартып чыгарырлар.
Әллә мин диңгез яки диңгез аждаһасымы – нигә Син шулай минем өстән сакчылар куйдың?
Өстәвенә, кеше үзенә тиешле вакытны алдан белми. Балык – һәлакәтле ятьмәгә, кош афәтле тозакка барып кергән кебек, адәм балалары да көтмәгәндә пәйда булган бәла-казага килеп эләгәләр.
Ә хәзер, – дип белдерә Раббы, – Мин күп санлы балыкчылар җибәрәмен: алар Яһүдә халкын балык тоткан кебек тотар. Шуннан соң күп санлы аучылар җибәрермен: алар һәр тауда, һәр калкулыкта һәм кыя ярыкларында Минем халкымны аулар.
Ул югарыдан ут юнәлтте – әлеге ут сөякләремә үтеп керде. Минем аякларыма ятьмә салды Ул һәм кире борылырга мәҗбүр итте. Көннең-көнендә хәсрәт чиктереп, мине ялгыз калдырды.
Мин аңа ятьмәмне салачакмын, һәм ул Минем тозагыма эләгәчәк; Мин аны килданиләр җиренә, Бабилгә илтәчәкмен, ләкин ул аны күрмәячәк, шунда үлеп калачак.
Мин аның өстенә ятьмәмне ыргытам, һәм ул Минем тозагыма эләгәчәк; аны Бабилгә китерәм, Миңа тугры булмаган өчен җәзага тартам.
Очкан чагында, Мин аңа ятьмәмне ыргытырмын, күк кошлары тоткандай аулармын. Эфраим җәмгыятенә алдан әйткәнчә, мин аны җәзага тартырмын.