16 Менә бу – халыкларның кызлары җырлаячак кайгы җыры; Мисыр һәм аның күп санлы халкы турында җырлаячаклар алар аны“». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.
Давыт шуннан соң Шаул һәм аның углы Йонатан истәлегенә багышлап үзенең кайгы җырын башкарды.
Йошиягә багышлап Иремия кайгы җыры язды; һәм бүгенге көндә дә бөтен җырчы ир-егетләр вә хатын-кызлар Йошияне искә алып шушы кайгы җырын башкаралар; бу – Исраилдә гадәткә кергән; әлеге җыр Кайгы җырлары китабында да урын алган.
Күкләр Хуҗасы Раббы болай ди: «Инде колак салыгыз! Егълаучы хатыннар яллагыз, аларның иң осталарын чакырыгыз».
Алар сине кызганып елар, сиңа: „Диңгезчеләр яшәгән данлыклы шәһәр, һәлак булдың син! Диңгездә кодрәт иясе булып, халкың белән бергә әйләнә-тирәгә шом салып тордың син.
– И адәм углы! Мисырдагы күп санлы халыкны кызганып ела, аны вә кодрәтле халыкларның кызларын упкынга төшкәннәр белән бергә түбәнге дөньяга озат.
– И адәм углы, Мисыр патшасы фиргавен турында кайгы җыры җырла һәм әйт аңа: «Син халыклар арасындагы арыслан кебек, диңгездәге аждаһа сыман; елгаларыңда ары-бире килеп йөрисең, аякларың белән суны болгатып, елгаларны пычратасың.