12 Мин синең гаскәрне иң рәхимсез халыклар – куәтле сугышчылар кылычы белән тар-мар итәчәкмен. Алар Мисырның горурлыгын таптаячак һәм аның гаскәрен тар-мар итәчәк.
Халыклар синең хурлыкка калуыңны ишетте – илереп кычкыруың бөтен дөньяга тарала, чөнки сугышчыларың бер-берсенә абынды да бергәләп җиргә ауды».
Сине белгән халыклар моны күреп гәҗәпкә калды, синең азагың дәһшәтле булды, син мәңгегә юкка чыктың».
Мин сиңа каршы чит халыкны җибәрәм, халыклар арасында алар иң рәхимсезе, һәм алар синең күркәмлегеңә вә акылыңа каршы кылычларын кыныннан чыгарачак һәм затлылыгыңны хур итәчәк;
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Менә, Мин Бабил патшасы Нәбухаднессарга Мисыр җирен бирәм, һәм ул, аның байлыгын кулына төшереп, талап җыелган малны гаскәренә өләшер.
Нәбухаднессар үзе һәм башкалар арасында иң рәхимсезе саналган халкы бу җирне һәлак итәр өчен киләчәк, кылычларын Мисырга каршы юнәлтеп, җирне мәет белән тутырачак.
Мин аны халыкларның хөкемдары кулына тапшырдым, хөкемдар аның белән явызлыгы буенча эш кылды. Мин аны Үземнән читкә тибәрдем.
Рәхимсезлеге белән аерылып торган чит халыклар аны кисеп аударды да ташлап китте. Аның зур ботаклары таулар вә үзәннәр өстенә ауды, тарлавыкларга сынып төште. Җирдәге бар халыклар, аның күләгәсеннән чыгып, аны ташлап киттеләр.
– И адәм углы! Мисырдагы күп санлы халыкны кызганып ела, аны вә кодрәтле халыкларның кызларын упкынга төшкәннәр белән бергә түбәнге дөньяга озат.