Яхәзкыл 30:9 - Изге Язма9 Ул көндә, ваемсыз хәбәшиләрне куркытыр өчен, Минем хәбәрчеләрем корабларда юлга чыгачак. Мисырның һәлакәтле көнендә аларның коты алыначак, чөнки ул көн инде килә». အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Ир-егетләр юлга кузгалдылар. Лаишка килеп җиткәннән соң, биредә яшәүче халыкның, сидунлылар кебек үк, ваемсыз гына, тыныч һәм һичнәрсәдән курыкмыйча гомер итүләрен күрделәр. Бу якларда әлеге халыкны кысрыклаучы, җирләшкән урыннарыннан куучы, алар өстеннән хакимлек итәргә омтылучы юк иде – сидунлылардан алар ерак, ә күршеләре белән аралашмый иделәр.