Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 3:27 - Изге Язма

27 Синең белән сөйләшкән чакта исә, Мин авызыңны ачармын, һәм син аларга: «Хуҗа-Раббы болай дип әйтә!» – диярсең; тыңлаган кеше тыңласын, тыңларга теләмәгәне тыңламасын, чөнки алар – фетнәчел йорт.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 3:27
17 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ул көнне, синең телең ачылып, аның белән сөйләшә башларсың, инде бүтән дәшми тормассың, алар өчен билге булырсың, һәм Минем Раббы булуымны белерләр.


Ә хәзер кит, сөрелгән якташларың янына бар һәм аларга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген. Сине тыңларлармы, юкмы, шулай дип әйт.


Ул көнне Мин Исраил халкын көчле итәм һәм алар арасында синең телеңне ачам, шуннан алар Минем Раббы икәнемне беләчәкләр».


Яхшы хәбәр серен кыю белдерүемне теләп, сөйли башлаганда, миңа кирәкле сүзләр бирелсен дип, минем өчен дә дога кылыгыз.


Чөнки Мин сезгә шундый сүзләр һәм гакыл бирермен ки, дошманнарыгызның берсе дә сезгә каршы чыга һәм каршы тора алмас.


Колагы булганнар – ишетсен!


Колагы булганнар – ишетсен!


Алар өчен син сөю турында матур тавыш белән җырлаучы, уен коралында әйбәт уйнаучы бер җырчы гына: алар синең сүзләреңне ишетәләр, ләкин аларны үтәмиләр.


Ләкин кичен, бу кеше килергә бер көн кала, мин үз өстемдә Раббының кулын тойдым, һәм Раббы минем авызымны ачты; бу хәл иртәгесен теге кеше килгәнче булды. Авызым ачылгач, мин инде дәшми тормадым.


Һәм мин Раббы күрсәткән һәммә нәрсәне сөрелгәннәргә җиткердем.


Мин синең телеңне аңкавыңа ябыштырырмын, һәм син телсез калачаксың, син аларны фаш итүче булмаячаксың, чөнки алар – фетнәчел йорт.


Синең маңгаеңны чакматаштан да катырак алмаз итәрмен Мин; курыкма алардан һәм йөзләреннән каушап калма, чөнки алар – фетнәчел йорт.


Сине тыңларлармы, юкмы (чөнки алар фетнәчел йорт), алар арасында пәйгамбәр барлыгын белеп торсыннар.


Бу кешеләр үзсүзле, аларның йөрәкләре кире; Мин сине алар янына җибәрәм, һәм син аларга: «Хуҗа-Раббы болай дип әйтә!» – диярсең.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ