25 Сине, адәм углы, баулар белән бәйләп куярлар, һәм син халык арасында йөри алмаячаксың.
Көлүчеләр арасында утырмадым һәм күңел ачмадым мин, Синең авыр кулыңны тоеп, ялгызым утырдым, чөнки аларга кузгалган ачу-ярсуың белән тулган идем.
Менә, Мин сине бәйләп куйдым, һәм син, чолганышта буласы көннәрне тутырмый торып, бер ягыңнан икенче ягыңа әйләнеп ята алмассың.
Шушы хәлләр турында ишеткәннән соң, Гайсәнең туганнары, акылдан язган икән Бу, дип уйлап, Аны үзләре белән алып китмәкче булдылар.
Сиңа хак сүз әйтәм: син яшь чакта үзеңне-үзең билбаулап, теләгән җиреңә бара идең. Ә картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине билбаулап, теләмәгән җиреңә алып барыр.
Мин фәкать шуны беләм: булачак һәр шәһәремдә мине богаулар һәм хәсрәт көтүен раслый Изге Рух.
Аңа исемем хакына күпме газап чигәргә тиешлеген күрсәтермен, – диде.