24 Шунда миңа Рух иңеп, аягыма бастырды; Ул, минем белән сөйләшеп: – Бар, өеңә кереп биклән, – диде. –
Көлүчеләр арасында утырмадым һәм күңел ачмадым мин, Синең авыр кулыңны тоеп, ялгызым утырдым, чөнки аларга кузгалган ачу-ярсуың белән тулган идем.
Ул сөйләгән чагында миңа Рух иңеп, аягыма бастырды, һәм мин Аның әйткәннәрен ишеттем.
Мин Ул кушканча пәйгамбәрлек иттем – аларга сулыш килде, җан керде, һәм алар, күп санлы гаскәр булып, аякларына торып басты.
– Курыкма, Аллаһының кадерлесе! Иминлек сиңа! Батыр бул, нык тор! – диде ул миңа. Ул минем белән сөйләшкәндә, миңа хәл кереп: – Сөйлә, әфәндем, чөнки син миңа кабат көч бирдең, – дидем.