Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 3:21 - Изге Язма

21 Әгәр инде син тәкъва кешене гөнаһ кылудан саклап калыр өчен кисәтсәң, һәм ул гөнаһ кылмаса, ул да кисәтелгәнгә күрә исән калыр, син дә үзеңнең җаныңны сакларсың.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 3:21
23 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Акыллы кешегә бер шелтә сүзе дә уңай тәэсир ясар, акылсыз кешене исә йөз мәртәбә суктырсаң да файдасы булмас.


Нәсыйхәтне зирәк кешегә җиткерсәң, ул тагы да зирәгрәк булыр; гадел кешене өйрәтсәң, ул белемен арттырыр.


Ә инде син явыз кешене, йөргән юлыннан ваз кичсен өчен, алдан кисәтеп куйсаң, ләкин ул явызлык кылудан туктамаса, үз гөнаһы өчен ул үләр, ә син җаныңны коткарып калырсың.


Шуңа күрә сак булыгыз, өч ел буе сезнең һәрберегезгә күз яшьләре белән көне-төне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз.


Менә шуңа күрә кем дә кем нык торам дип уйлый икән, сак булсын: егыла күрмәсен!


Мин боларны сезне оялту өчен язмыйм, яраткан балаларым кебек кисәтәм.


Без Мәсих турында игълан итәбез. Һәр кешене Мәсихнең камил иярчене итеп Аллаһыга тәкъдим итү өчен, аны үгетлибез һәм бар зирәклеккә өйрәтәбез.


Сездән, имандашлар, үтенеп сорыйбыз: эшсез утыручыларны үгетләгез, курка торганнарның күңелләрен күтәрегез, хәлсезләргә ярдәм итегез. Бар кешеләргә карата түземле булыгыз.


Үз-үзеңне һәм өйрәтүләреңне күзәтеп тор һәм тайпылмыйча боларны башкаруыңны дәвам ит. Шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың.


Моның һәммәсен бар хакимлегең белән сөйлә, үгетлә һәм фаш ит. Сиңа беркем дә түбәнсетеп карамасын.


ул вакытта белегез: гөнаһлыны ялган юлыннан кире кайтаручы кеше бу гөнаһлының җанын үлемнән коткарыр һәм күп гөнаһларны юкка чыгарыр.


Мин яратканнарымның һәрберсенең гаебен фаш итәм һәм аны тәртипкә өйрәтәм, шуңа күрә тырышлык күрсәт һәм тәүбә ит.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ