13 Шулай ук теге затларның бер-берсенә тиеп торган канат кагуы һәм канатлар янындагы тәгәрмәчләрнең шакылдавы, гөрелдәгән каты тавыш ишетелде.
Бәлзәм агачларының очлары шаулый башлагач, һөҗүмгә күч; димәк, Пелешет гаскәрләрен тар-мар итәргә синең алдан Раббы Үзе бара дигән сүз бу, – диде.
Һәр аскуйма бакыр күчәрләре булган дүрт бакыр тәгәрмәч өстенә куелган; аскуйманың һәр почмагында ян-якларына такыя сурәтләре төшерелгән терәкләр куелып, алар өстенә юынгыч урнашкан.
Мин затларга карап тордым, һәм менә – дүрт йөзле һәр затның янында берәр тәгәрмәч пәйда булды.
Алар барган чагында, зур сулар шаулаган сыман, Кодрәт Иясе тавышы сыман, гаскәр шавы сыман көчле тавыш – аларның канат кагуын ишеттем мин; туктаган чакта исә, әлеге затлар канатларын салындыра иде.
Керубимнәрнең канат каккан тавышы, Кадир Алла өн салган сыман, хәтта тышкы ишегалдында да ишетелеп торды.