1 Ул миңа: – И адәм углы! Алдыңда торганны йот, бу төргәкне аша һәм Исраил халкына барып сөйлә, – диде.
Ул миңа: – И адәм углы! Мин сине исраилиләр янына, Миңа каршы баш күтәргән буйсынмас халык янына җибәрәм; алар үзләре вә аларның ата-бабалары Минем алдымда бүгенге көнгәчә хыянәтчеләрдер.
Кебар елгасы буенда Тел-Әбибтә яшәгән сөргенчеләр янына килдем һәм гаҗәпкә калган хәлдә җиде көн алар арасында яшәдем.
Алга китешең һәркемгә ачык күренсен өчен, шулар белән шөгыльлән, үзеңне шуларга багышла.
Шунда: „Менә Мин. Минем хакта кулъязма төргәгендә язылганча, йа Аллаһы, Синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем!“ – дидем».