4 Ачык диңгез синең йортың булды; осталарың синең гүзәллекне камил дәрәҗәгә җиткерде;
Диңгез уртасында ятьмә сала торган урын булыр ул. Моны Мин әйттем, – дип белдерә Хуҗа-Раббы. – Халыклар тарафыннан таланыр ул,
диңгез капкасы янында урнашкан, күп кенә утраулардагы халыклар белән сәүдә итүче Сурга, Хуҗа-Раббы болай дип әйтә, диген: «Әй Сур, син: „Мин – тиңсез гүзәл“, – дип әйтәсең.
такталарың Сенирдәге кипаристандыр; мачтаң синең Ливан эрбетеннәндер.
Яратылган көнеңнән алып, гаделсез эшләрең фаш ителгәнгә кадәр үз юлларыңда кимчелексез идең.
Матурлыгың аркасында йөрәгең масайды, дан сөюең зирәклегеңә зыян китерде; шуның өчен Мин сине җиргә төшердем, патшалар алдында сине хурлыкка калдырдым.