4 Алар Сур каласының диварларын җимерәчәк, манараларын ватачак, Мин исә, хәрабәләрен себереп түгеп, аны шәрә кыяга әйләндерәчәкмен.
Раббы, диңгез өстенә кулын сузып, патшалыкларны дер селкетте; Кәнган җирендәге ныгытмаларны җимерергә әмер бирде, әйтте:
Барыгыз, аларның йөзем бакчаларын туздырып ташлагыз, ләкин бөтенләй юк итмәгез; йөзем куакларының ботакларын кисеп ыргытыгыз, чөнки алар инде Минеке түгел.
Синең байлыгыңны талап алырлар, әйберләреңне урларлар, диварларыңны сүтеп матур йортларыңны ватканнан соң, таш, агач, чүп-чарны суга ташларлар.
Дивар җимерүче җайланмаларын синең диварларыңа китереп терәячәк, манараларыңны балта белән ватачак.
Сур диварларын утка чорнармын, аның кальгаларын ялкын ялмап алыр».
Сур үзен ныгытма итеп төзеде, җыйган көмеше – тузандай, алтыны урам пычрагыдай күп булды.