18 Бервакыт иртән мин халык белән сөйләштем, ә кичен минем хатыным вафат булды. Икенче көндә исә миңа кушылган эшне эшләдем.
Мин кушканны эшләдем: сөрген юлында кирәкле әйберләрне көндез алып чыктым, ә кичен, кулым белән диварны тишеп, йөгемне чыгардым да халыкның күз алдында җилкәмә күтәрдем.
– И адәм углы! Күзләреңә ямь бирүче кешеңне Мин синнән бер мизгелдә тартып алам; ләкин син хәсрәтләнмә, зарланма, күз яшеңне түкмә.
Эчеңнән генә ыңгыраш, үлгәннәргә матәм тотма: баш киемеңне вә аяк киемеңне салма, сакалыңны каплама, матәм икмәген ашама!
Халык миннән: – Кылган гамәлләреңнең мәгънәсен безгә әйтмәссеңме? – дип сорады.