30 Шушы җирне һәлак итмәс өчен, әлеге җир хакына алар арасыннан Мин дивар корырлык һәм Минем алга, дивар белән Минем арага басарлык кеше эзләдем, ләкин таба алмадым.
Шушы хәлне һичкемнең, бер затның да үзгәртергә теләмәвенә Ул бик гаҗәпләнде. Шул чагында җиңүне Аңа Үз кулы алып килде, хаклыгы Аңа таяныч булды.
Раббы болай ди: «Иерусалим урамнары буйлап узыгыз, тикшерегез, мәйданнарын күзәтегез: гаделлек саклаучы, тугры берәр кеше табарсызмы икән?! Тапсагыз, Иерусалимне Мин кичерер идем.
Беришләр, корабларга утырып, диңгез гизгән, су дәрьяларында хезмәт иткән иде.
Раббы көнендә булачак сугышта нык торыр өчен, сез, дивардагы җимерекләр янына барып, Исраил хакына диварны төзекләндермисез.
Мин берәр булышчы юк микән дип карадым, әмма беркемне дә тапмадым, таяныч булырдай һичкем булмаганга бик гаҗәпләндем. Шул чагында җиңүне Миңа Үз кулым алып килде, ярсуым Миңа таяныч булды.
Раббы миңа әйтте: – Алдыма Муса белән Шемуил килеп басса да, бу халыкка карата җаным эремәс. Куып җибәр аларны Минем күз алдымнан!
Синең исемеңне яд итүче юк, Сиңа ныгытып тотынырга омтылучы берәү дә юк; шуңа күрә Син йөзеңне бездән яшердең, безне гөнаһларыбыз баткагына батырдың.
Мин аларны күзәтеп һәм тыңлап тордым: алар дөресен сөйләмиләр, беркем дә: „Нәрсә эшләдем соң мин?“ – дип әйтеп, үзе кылган явызлыкларга үкенми, һәркем, сугышка ташланган ат кебек, үз юлыннан чаба.
Исраил халкының авыр газапларын Раббы күреп торды: колның да, ирекле халыкның да язмышы ачы иде, һәм Исраилгә ярдәм итә алырдай һичкем юк иде.
Яманлыгың бары адәм балаларына кагыла, дөреслегең дә бары кешеләр өчен генә.