18 – И адәм углы! Исраил халкы Минем өчен – мәгъдәнне яндырганнан соң калган файдасыз көл. Һәркем мичтәге бакыр, аккургаш, тимер, кургаш утырмасы кебек, көмеш эреткәннән соң калган көл сыман булды.
Көмеш эретү өчен – кызу мич, алтын эретү өчен утлы учак кирәк, ә кешеләрнең күңел сафлыклары Раббы тарафыннан сынала.
Көмешне мәгъдәннән аер, һәм көмешче аннан гүзәл савыт ясый алыр;
Көмешең инде тәмам касмакланып беткән, шәрабыңа су кушылган.
Кулымны сиңа таба сузып, юшкыныңны селте белән чистартырмын, бөтен пычрагыңны юк итәрмен.
Ашшур патшасы куркып качачак, дошман байрагын күреп, түрәләренең коты алыначак». Уты – Сионда, учагы Иерусалимдә булган Раббы сүзе бу.
Менә, Мин сине утта эретеп чистарттым, ләкин көмеш кебек итеп түгел – Мин сине газап учагына салып сынадым.
Үҗәт халык икәнеңне, муеныңның – тимердән, маңгаеңның бакырдан булуын белдем Мин синең.
Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Һәммәгез дә мәгъдәннән калган көл булганга күрә, Мин сезне Иерусалимгә җыям.
Көмеш, бакыр, тимер, кургаш вә аккургашны эретер өчен, бергә мичкә салып ут өрдергән кебек, Мин дә, ачуым вә ярсуымны дөрләтеп, сезне бергә җыям һәм эретәм.
Кем дә булса җиргә капланып сынга сәҗдә кылмый икән, аны шундук ут бөркеп торган мичкә атачаклар!