Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Яхәзкыл 19:9 - Изге Язма

9 Аны, ыргаклар белән эләктереп, читлеккә утырттылар һәм Бабил патшасына илттеләр; Исраил тауларында тавышы бүтән ишетелмәсен дип, аны биктә тоттылар.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Яхәзкыл 19:9
11 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Миңа каршы баш күтәрүең, Минем колакка килеп ирешкән тәкәбберлегең өчен борыныңа – ыргак, авызыңа авызлык кидерәм Мин синең, килгән юлыңнан кире кайтарып җибәрәм».


Яһүәхәз Иерусалимдә патшалык итмәсен өчен, фиргавен Нехо, аны Хамат җирендәге Риблада әсир итеп, Яһүдәне йөз талант көмеш вә бер талант алтын түләргә мәҗбүр итте.


Бабил патшасы Нәбухаднессар Яһояхинның үзен, аның әнкәсен, хатыннарын, сарай кешеләрен, илнең башлыкларын, шулай ук җиде мең кешедән торган бөтен гаскәрен, мең һөнәрче вә тимерчесен – сугышка яраклы көчле кешеләрен әсир төшереп, Иерусалимнән Бабилгә озатты.


Бабил патшасы Нәбухаднессар аңа һөҗүм итте дә, бакыр богау салып, аны Бабил җиренә алып китте.


Ләкин синең күзләрең дә, йөрәгең дә файда ягын гына карый, гаепсез кешенең канын түгү, җәберләү һәм талау турында уйлый».


Аларның ныгытмаларын харап итте, шәһәрләрен бөлдерде; аның үкерүеннән җирләр һәм шунда яшәүчеләр калтырап торды.


Сарыкларның хәлсезләрен сез карамадыгыз, чирлеләрен дәваламадыгыз, яралысының җәрәхәтен бәйләмәдегез, адашып йөргәнен кире кайтармадыгыз, югалганын эзләмәдегез, алар белән тупас вә рәхимсез булдыгыз.


И адәм углы, Исраил тауларына пәйгамбәрлек итеп әйт: «Исраил таулары, Раббы сүзен тыңлагыз!


– И адәм углы! Йөзеңне Исраил тауларына бор да шунда аларга пәйгамбәрлек ит:


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ